Рөстәм Миңнеханов әдәби тәрҗемә үзәген ачу идеясен хуплады

Ркаил Зәйдулла Кырлайда Президентның иҗат интеллигенциясе белән очрашуда шундый үзәккә ихтыяҗ булуын әйтте.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әдәби тәрҗемә үзәген ачу идеясен хуплады.

Арча районы Яңа Кырлай авылында иҗат интеллигенциясе белән очрашуда парламент депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла шундый үзәк ачу ниятен игълан итте.

«Тукай татар тормышында Пушкин кебек үк роль уйный. Тукай әле көнбатыш телләренә дә тәрҗемә ителеп бетмәгән. Тукайның иң яхшы әсәрләрен тәрҗемә итеп чыгарырга иде. Тукай гына түгел, иң яхшы классикларның әсәрләрен дә. Бу эшне башлап җибәрсәк, татар халкын пропагандалауда зур эш булыр иде», — диде Ркаил Зәйдулла.

Аның сүзләренчә, үзәк булса, татар язучыларының әсәрләрен башка телләргә тәрҗемә итү системалы төстә хәл ителәчәк.

«Бу мәсьәләне хәл итәрбез. Кирәкле эш», — диде Рөстәм Миңнеханов. «Бармы соң эшкә яраклы кешеләребез?» — дип сорашты.