Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Татарстанда, гадәттәгечә, талантлы яшьләр белән эшкә зур игътибар бирелә
«Икътисади вәзгыятькә карамастан, без бу юнәлештә актив эш алып барабыз», — диде Миңнеханов.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда «Перспектива» концепциясен гамәлгә ашыру буенча Ведомствоара координацияләү советы — «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча республика үзәгенең Попечительләр советы утырышын уздырды, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте..
Россия Президентының «2030 елга кадәр чорга Россия Федерациясен үстерүнең милли максатлары турында»гы Указы белән талантларны өстенлекле рәвештә үстерү һәм үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр билгеләнгән иде.
«Татарстанда гадәттәгечә талантлы яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Икътисади вәзгыятькә карамастан, без бу юнәлештә актив эш алып барабыз», — диде Миңнеханов.
Президент ассызыклаганча, юнәлешле дәүләт программалары кысаларында интеллектуаль, спорт һәм иҗади сәләтле мәктәп укучыларын, студентларны, яшь галимнәрне һәм белгечләрне ачыклауга, үстерүгә һәм эшкә урнаштыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә.
Рөстәм Миңнеханов 2019 елда Татарстан белән «Талант һәм уңыш» фонды арасында килешү имзалануын, аның кысаларында Сәләтлеләр университеты базасында «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча республика үзәге төзелүенә игътибар юнәлтте.
2021-2022 елларда «Сириус» республика үзәге эшчәнлегенең федераль индикаторлары нигезендә ел саен профильле, дистанцион программаларда һәм түгәрәкләрдә катнашучылар санын 25 процентка арттыру планлаштырыла. Шулай ук мәктәп укучыларын фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә Татарстанның алдынгы галимнәре һәм бизнес вәкилләре белән хезмәттәшлек итү аша җәлеп итәчәкләр.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева да катнашты.
«Сириус» республика үзәге фән, сәнгать, спорт юнәлешләре буенча 14-21 көнгә кадәр барган профильле интенсив программалар, шулай ук дистанцион һәм түгәрәк программалары уздыра. Профильле һәм башка программаларны эшләүчеләр – Татарстан Республикасының әйдәп баручы галимнәре, педагоглар, тренерлар, мәгариф оешмалары укытучылары. 2020 елда «Сириус» үзәгенең барлык программалары буенча 12 мең 826 укучы белем алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз