news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Закиров Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы итеп билгеләнде

Яңа вазифага билгеләнгәнче ул Парклар һәм скверлар дирекциясен җитәкләгән иде.

Марат Закиров Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы итеп билгеләнде
kzn.ru

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Моңа кадәр Парклар һәм скверлар дирекциясен җитәкләгән Марат Закиров Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы итеп билгеләнде.

Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яңа җитәкчене Казан мэры Илсур Метшин тәкъдим итте, ул Марат Закировның эшчәнлеген югары бәяләде.

«2018 елның августыннан Парклар һәм скверлар дирекциясен җитәкләде. Нәкъ шушы вакытта без парклар һәм скверлар буенча алга киттек, һәм пандемия аларга булган ихтыяҗны күрсәтте. Бу бик зур эш», — диде шәһәр башлыгы.

Бүген Казан мэриясендә кадрлар үзгәреше булды. Алдарак Андрей Лобовның Идел буе һәм Вахитов районнары башлыгы вазифасыннан китүе билгеле булган иде. Хәзер ул шәһәрнең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә Казан агломерациясе үсеше белән шөгыльләнәчәк.

Ә моңа кадәр Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсен җитәкләгән Ирина Дябилкина шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, җир, милек һәм финанс мәсьәләләре кураторы Радик Шәфигуллин командасына китте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100