news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Ютазыда торак төзелешен арттыру бурычын куйды

ТР Дәүләт Советы Рәисе районның яңа производстволарын карады, үз эше белән шөгыльләнүче яшь кешеләрнең булдыклылыгына ышануын әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин Ютазыда торак төзелешен арттыру бурычын куйды
https://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Ютазы районында булды, анда ул 2020 ел нәтиҗәләре буенча район Советы утырышында катнашты. Ул Ютазы районы Советы депутатлары алдына торак төзелеше күләмен арттыру һәм күбрәк инициатива күрсәтү бурычын куйды, дип хәбәр итә Дәүлә Советының матбугат хезмәте.

Фәрит Мөхәммәтшин 2020 ел нәтиҗәләре буенча муниципалитетларның социаль-икътисади үсеше рейтингында Ютазы районының 45 нче урыннан 30га күтәрелүенә игътибар итте.

«Оешуының 30 еллыгын билгеләп үтәргә җыенучы әлеге яшь район конкуренция шартларында актив үсә. 2020 елның пандемия белән бәйле кыенлыклары аны да читләтеп узмаган. Инициатива, инвесторлар эзләү, сәүдә-сәнәгать мәйданчыкларын үстерү, бизнес өчен яңа үсеш нокталары булдыру — республика Президентын барлык районнар алдына куйган бурычы», — диде ул.

Мөхәммәтшин районның яңа производстволарын каравын һәм үз эше белән шөгыльләнүче яшь кешеләрнең булдыклылыгына ышануын әйтте. «Күп эшләр башкарылган, әмма җитди эшләргә кирәк булган резервлар да бар», — дип басым ясады ул.

Парламент җитәкчесе муниципалитетның торак төзү буенча 30 урында торуын, узган елда нибары 15 мең квадрат метр гына файдалануга тапшырылуын белдерде. Ул муниципалитет җитәкчелегенә барлык торак программаларына да катнашырга тәкъдим итте.

Сүз, аерым алганда, шәхси торак, социаль, авыл ипотекасы турында бара. Бу бурычны хәл итү районга кирәкле белгечләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе. «Торак төзү — Татарстан Президенты республика алдына куйган өстенлекле бурычларның берсе. Сез барлык республика һәм федераль программалар буенча торак төзелеше күләмнәрен арттырырга тиеш», — диде ул.

Утырышта сүз укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү турында барды. Февральдә Биектау районында узган Татарстан Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы бу нисбәттән фикер алышуга багышланган иде. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, проблемаларны системалы рәвештә хәл итәргә кирәк. Ул бу мәсьәләне муниципаль депутатлар контроленә алырга чакырды. 

Халыкның кимүе, районда демографик хәлнең начарлануы зур борчу тудыра, дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, моңа узган ел шулай ук коронавирус пандемиясе йогынты ясады. Бу чир белән көрәштә халыкны вакцинацияләү җитди роль уйнарга тиеш, дип саный ул.

Эш сәфәре барышында Фәрит Мөхәммәтшин Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Ул нефтьчеләр ярдәме белән «зур фән авыл гомуми белем бирү мәктәпләренә дә керә» дип билгеләп үтте.

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин «Урыссу» сәнәгать паркы эшчәнлеге белән танышты, анда 18 резидент эшчәнлек алып бара. Дәүләт Советы Рәисе катнашында «РЕГИОНЭЛЕКТРО» предприятиесе ачылу булды, анда электр техник җиһазлары җитештереләчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100