news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Бөгелмә районының йомгаклау сессиясендә катнашты

Татарстан Премьер-министры 4 нче гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар өчен кайнар азыкның сыйфатын бәяләде.

Алексей Песошин Бөгелмә районының йомгаклау сессиясендә катнашты
https://tatarstan.ru

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Бөгелмә муниципаль районының йомгаклау сессиясендә катнашты. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Утырыш башланыр алдыннан ТР Премьер-министры «ТНГ-Универсал» компаниясендә булды, анда ул җитештерү һәм төп продукция белән танышты. 2020 елда предприятие биш этапта дезинфекцияләүне тәэмин итә торган «ДезаРус» аппаратын эшләүгә кереште.

«Камаз» шасси җирлегендә Covid-19 дан тест уздыру һәм вакцинацияләү өчен яңа подукт — Мобиль лаборатория концепты әзерләнде. Бу лаборатория илнең иң ерак төбәкләрендә дә массакүләм вакцинация уздырырга мөмкинлек бирә.

Алексей Песошин шулай ук 4 нче гомуми белем бирү мәктәбендә булды, анда укучылар өчен кайнар азыкның сыйфатын бәяләде. Бүгенге көндә бу мәктәптә 616 укучы белем ала. Ата-аналар контролен гамәлгә ашыру максатында мәктәптә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча комиссия булдырылган.

ТР Хөкүмәте башлыгы Яшьләр сараенда Бөгелмә районының сәнәгать, кече һәм урта эшмәкәрлек, агросәнәгать комплексы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карады. Күргәзмәдә «Эконива» компаниясе продукциясе тәкъдим ителде, компания хәзерге вакытта Бөгелмә районында сөтчелек комплексы төзи.

Төп докладны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров ясады, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100