news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Бөгелмәдә авыл хуҗалыгын, кече һәм урта бизнесны үстерү бурычын куйды

Татарстан Премьер-министры район Советының йомгаклау утырышында катнашты.

Алексей Песошин Бөгелмәдә авыл хуҗалыгын, кече һәм урта бизнесны үстерү бурычын куйды
https://tatarstan.ru

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Бөгелмә районы җитәкчелегенә кече һәм урта эшмәкәрлекне, шулай ук авыл хуҗалыгын үстерү белән шөгыльләнергә кирәк. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Муниципалитет советының йомгаклау утырышында шул хакта әйтте, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

«Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Бөгелмә районы күрсәткечләре шактый түбән. Ел йомгаклары буенча агросәнәгать комплексы рейтингында республика районнары арасында сез 31 урынны гына алдыгыз», — диде Премьер-министр.

Алексей Песошин сүзләренчә, район администрациясе агросәнәгать комплексының барлык юнәлешләре буенча эшне көчәйтергә, агрохолдингларның инвестпроектларын нәтиҗәле итеп тормышка ашыруны тәэмин итәргә, авыллардагы актив кешеләргә хуҗалыкларын үстерүдә ярдәм итәргә тиеш.

Премьер-министр әйтүенчә, авылдагы кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен республикада берничә программа, шулай ук яңа башлаучы фермерларга, гаилә фермераларына грантлар һәм «Агростартап» гамәлдә. Узган елда дәүләт ярдәменнән Бөгелмәдә яшәүче ике фермер гына кулланган.

Алексей Песошин кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүдә уңай булмаган вазгыятьне дә атады. «2020 елда Бөгелмә районында кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 16,7 процент дәрәҗәсендә дип бәяләнә. Бу республика күрсәткеченнән түбәнрәк (Татарстан буенча — 25,1 процент). Бу күрсәткеч буенча сез нибары 32 урында гына», — диде ул.

Шул сәбәпле, Алексей Песошин муниципалитет җитәкчелегенә сәнәгать мәйданчыкларын нәтиҗәле эшләтеп җибәрүне тәэмин итү буенча эшне көчәйтергә, продукцияне сатуны оештыруда кече эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итәргә, шәһәрнең фәнни һәм кадрлар потенциалыннан файдаланырга, шулай ук яңа производстволар булдыру өчен районның инфраструктура һәм логистика өстенлекләреннән максималь нәтиҗәле кулланырга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100