news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Казан вертолет заводының елына 100 вертолет чыгаруы турында хыялланабыз

Татарстан предприятиесе продукциясе дөнья базарында көндәшлеккә ия.

Миңнеханов: Казан вертолет заводының елына 100 вертолет чыгаруы турында хыялланабыз
Владимир Васильев

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Казан вертолет заводының елына кимендә 100 һава судносы эшләп чыгару потенциалы бар. Бу турыда журналистларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Әлбәттә, без Казан вертолет заводының елына кимендә 100 машина эшләве турында хыялланабыз. Бу реаль. Быел җитмештән артык вертолетка заказ бар. Безнең Ми-8 һәм аның модификациясе, «Ансат» һәм аның модификациясе булуын исәпкә алып, һәм менә бу авыр машина барлыкка килә», — диде Миңнеханов Ми-38 вертолетының VIP-вариантта беренче сериясен тапшыруда.

Татарстан предприятиесе продукциясе дөнья базарында көндәшлеккә ия. Бу традицияләрне дәвам итәргә кирәк, диде Президент.

Элегрәк Казан вертолет заводында Ми-38 вертолетының VIP-варианты беренче сериясен заказчы «Газпромбанк Лизинг» компаниясенә тапшырганнар иде. Машиналардан «Рус вертолет системалары» компаниясе кулланачак. Завод елына кимендә 12 шундый вертолет чыгарырга әзер, диде «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Андрей Богинский.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100