news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста Песошинга яшелчә һәм лаләләр үстерү буенча мегатеплица күрсәттеләр

Татарстан Премьер-министры Апас муниципаль районына эшлекле сәфәр кыла.

Апаста Песошинга яшелчә һәм лаләләр үстерү буенча мегатеплица күрсәттеләр
tatarstan.ru

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Алексей Песошин Апас авылында 6,5 гектар мәйданлы теплица хуҗалыгында булды, ул үсемлекчелекнең заманча технологияләре белән танышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алексей Песошинга хәбәр итүләренчә, 2019 елда теплица хуҗалыгында 380 тонна кыяр, 140 тонна томат, 3 мең лалә һәм 1,6 млн берьеллык чәчәк үстерелгән. Продукциянең төп өлеше Татарстан территориясендә сатыла, шулай ук Мәскәү, Самара һәм Ульяновскига озатыла», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы җитештерү цехларын карап чыкты, хуҗалыкта кулланыла торган технологияләр белән танышты, шулай ук комплексның алдагы үсеше буенча җитәкчелек докладын тыңлады.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Апас муниципаль районына эш сәфәре кыла. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы планында муниципалитетның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә багышланган район Советы утырышында катнашу тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100