Әлмәттә “Татнефть” ААҖ Директорлар советы утырышы узды

Директорлар советы эшендә “Татнефть” ААҖ нең бюджет үтәлешенә нәтиҗә ясалды һәм 2014 елның мартына бюджет расланды

  (Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советы чираттагы утырышы узды.

Директорлар советы эшендә “Татнефть” ААҖ нең бюджет үтәлешенә нәтиҗә ясалды һәм 2014 елның мартына бюджет расланды.

“Татнефть” ААҖ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышта 2013 елда эчке аудит идарәсе эшләре нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды. Хисап чорында белгечләр компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре буенча 11 аудит үткәргән. Идарә, шулай ук, планнан тыш проектларны гамәлгә куюда да актив катнашкан.

Шулай ук утырышта “Татнефть”ААҖ нең 2011 елда гамәлгә куелган ресурсларны саклау программасының өченче этабын гамәлгә ашыру барышы каралды.

Моннан тыш, 2018 елга кадәрге продукт портфеле һәм компаниянең шин комплексы продукциясен сату стратегиясе буенча фикер алыштылар. Анда яңа брендлар булдыру, шиннарның яңа моделен булдыру, маркетинг һәм сату системасының оештыру структурасын камилләштерү һәм башка чаралар үткәрү каралган.

Директорлар советы утырышында 2013 ел нәтиҗәләре буенча компания акционерларының җыелышын үткәрү мәсьәләсе каралды.