И.Халиков Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында уникаль корабльгә нигез салуда катнашты

2020 елга кадәр шундый алты корабль төзү планлаштырыла

(Яшел Үзән, 26 февраль, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында ике истәлекле вакыйга булды.

Искәртеп узабыз:  ТР Премьер-министры Илдар Халиков предприятиедә корыч, чуен һәм башка эретмәләрдән эшләнмәләр әзерләү өчен билгеләнгән линияне ачуда катнашты.

Бүген, республика Хөкүмәте җитәкчесе катнашында, заводта “Северное проектно-конструкторское бюро” ҖЧҖ проекты буенча патруль корабленә нигез салу тантанасы узды.

Чарада Россиянең Хәрби-диңгез флоты баш командиры Виктор Чирков, РФ Оборона министрлыгы, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары, Яшел Үзән муниципаль районы хакимияте һәм “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ вәкилләре катнашты.

Россиянең Хәрби-диңгез флоты баш командующие билгеләп узганча, Яшел Үзән заводында төзеләчәк яңа корабль уникаль һәм төрле бурычларны башкара ала, дип билгеләп үтте. Ул территориаль сулыкларны саклау, диңгезләрдә икътисади зоналарда патрульлек итү, пират һәм контрабанда эшчәнлеген ачыклау һәм диңгез һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне эзләү һәм ярдәм итү өчен билгеләнгән. Моннан тыш, судноны әйләнә-тирә мохитне экологик мониторинглау, корабльләрне, хәрби-диңгез базаларын саклау һ.б. өчен дә файдаланырга мөмкин.

Суднода 80 кешедән торган экипаж уңайлы шартларда урнаша ала. Корабльгә 12 тонналы эзләү-коткару вертолеты да сыя.

Виктор Чирков сүзләренә караганда, дәүләт заказы 2020 елга кадәр шундый алты корабль төзелешен тәкъдим итә. Корабльләр Кара, Балтыйк диңгезләрендә, шулай ук Ерак Көнчыгыш сулыкларында файдаланылачак.

“Соңгы еларда Оборона министрлыгы һәм Россиянең Хәрби-диңгез флоты заказлары нәтиҗәсендә, заводның эше бар. Безнең алга оборона заказын төгәл үтәү бурычы куелган һәм заводлылар моңа ирешә дә. Ел саен заводның табышы 40-50 процентка арта. Соңгы өч елда ирешелгән темпларны, быел һәм киләсе елда да саклауга ирешербез дип ышанам”, - диде Илдар Халиков.