news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Бинаны төзеп, җиһазны сатып алып була, төп бурыч — табиблар табу

Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда алынган медицина җиһаз-җайланмаларында югары класслы белгечләр эшләргә тиешлеген әйтте.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Иң мөһиме — бина, җиһазлар түгел, аларны сатып алып, төзеп була, ләкин эшләргә әзер булган кешеләрне табу — төп бурыч. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында шул хакта әйтте.

«Республика һәм муниципаль хакимиятнең төп бурычы бу. Беренчел звено оешмаларын белгечләр белән тәэмин итми торып, беркем китереп бирми. Урта звено өчен яхшы уку йортлары бар: ике медицина вузы — КФУ, Казан медицина университеты, ГИДУВ. Безгә белгечләрне беркетү буенча максатчан төстә җитдирәк эшләргә кирәк», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда алынган җиһазлар-җайланмаларда югары класслы белгечләр эшләргә тиешлеген әйтте.

«Эш структурасын үзгәртергә кирәк. Безнең сәламәтлек саклау буенча зур программа бар. Табибларның да эшен җиңеләйтергә, медицина өлкәсендә беренчел звеноны җиһазларга телибез. Бу карарларның нәтиҗәсе уңай булыр дип ышанам. Көндәлек мәшәкатьләр күп, ярдәм итәрбез», — дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100