news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов мәктәп һәм вузларда цифрлаштыру буенча белгечләр әзерли башларга кушты

Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәктәпләрендә укучыларны цифрлаштыруның нигезләренә өйрәтү өчен шартлар тудырылуын, заманча җиһазлар һәм персональ ноутбуклар сатып алынуын искә төшерде.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Республикасының Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов цифрлаштыру өчен белгечләр әзерләү системасын төзергә кушты.

«Wi-Fi һәм видеокүзәтү системасы мәктәпләрдә гамәлгә куелачак, ләкин иң мөһиме — цифрлы компетенцияләр буенча квалификацияне арттыру. Без февральдән башлап ай саен цифрлаштыру дәресләре уздырачакбыз — бу бик җитди квалификацияле эш булырга тиеш», — диде Миңнеханов.

Татарстан Президенты цифрлы компетенцияләр буенча иң яхшы уңышлар күрсәткән укучылар ел саен ял итү һәм белемнәрне арттыру өчен җәйге лагерьларга бара алсын өчен, схеманы уйлап бетерүне йөкләде.

«Безнең Кырымда яшьләр үзәге бар, без бер сменаны цифрлы итә алыр идек», — дип тәкъдим итте республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәктәпләрендә укучыларны цифрлаштыруның нигезләренә өйрәтү өчен шартлар тудырылуын, заманча җиһазлар һәм персональ ноутбуклар сатып алынуын искә төшерде.

«Укытучыларның ноутбукларын яңарту буенча да җитди эш башкарыла. Быел укытучыларыбызга 24 мең ноутбук бирү бурычы тора. Әлеге программа бик кирәкле һәм саллы булачак», — диде Татарстан Президенты.

Цифрлаштыру буенча белгечләр әзерләүне Рөстәм Миңнеханов республиканың югары уку йортларында да башларга кушты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100