news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Волонтерлардан башка COVID-19 авырулары артуын туктата алмас идек

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре «Бердәм Россия» партиясенең икенче социаль онлайн-форумында чыгыш ясады.

 Фәрит Мөхәммәтшин: Волонтерлардан башка COVID-19 авырулары артуын туктата алмас идек
https://tatarstan.ru

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин волонтерларсыз гына Татарстанда COVID-19 авырулары саны артуын туктатып булмавын, меңләгән кешенең пандемия чорында игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен аларга рәхмәтле булуын әйтте.

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең икенче социаль онлайн-форумы булды. Биредә партия Рәисе Дмитрий Медведев, партиянең Генераль советы секретаре Андрей Турчак, федераль министрлыклар һәм ведомство җитәкчеләре, бөтен илдән волонтер үзәкләре вәкилләре катнашты, дип хәбәр итте Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Форумда волонтерларның эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде һәм яңа социаль әһәмиятле инициативалар яңгырады.

Фәрит Мөхәммәтшин коронавирус инфекциясенең 2020 елда иң куркыныч һәм сизгер проблемаларның берсе булуын искәртте. «Һичшиксез, пандемия дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының, сәламәтлек саклау системасының һәм медицинаның зур тырышлыгын таләп итте», — диде парламент башлыгы.

«Волонтерларның, медицина хезмәткәрләренең, Гомум халык фронты, иҗтимагый берләшмәләрнең, студентлар хәрәкәтенең, «Бердәм Россия“нең Татарстан бүлеге партия активының ролен аерым билгеләп үтәсем килә. Алар бу эшне башкарма хакимият органнары, Дәүләт Думасы, республика Дәүләт Советы депутатлары, урыннарда депутат берләшмәләре белән бергә оештыра алды», — диде ул. 

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, волонтерлар Татарстан халкына күңел һәм йөрәк кушуы буенча ярдәм итә. «Аларга зур рәхмәт», — диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе республика җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, пандемиянең алгы сызыгында булган волонтерлар белән берничә тапкыр очрашканнарын искәртте. Татарстан парламенты башлыгы фикеренчә, бүген волонтерлар, партия вәкилләре, җәмәгатьчелек катнашында узган мондый онлайн-форумны республика дәрәҗәсендә дә үткәрергә мөмкин булыр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100