Равил Моратов Россия оборона министры урынбасары белән очрашты

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Россия оборона министры урынбасары белән очрашты
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Ирина Халитова). Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе РФ оборона министры урынбасары, Россия Кораллы көчләренең Тыл башлыгы армия генералы Владимир Исаков һәм Статс-секретарь – оборона министры урынбасары армия генералы Николай Панков белән очрашты.
ТР делегациясе составында Казан суворов училищесы башлыгы Александр Бородин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары – “Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Ирек Фәйзуллин, “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Айдар Сәлимгәрәев, Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Марат Каһарманов һәм башкалар бар иде.
Очрашуда җентекле рәвештә Татарстанның зур тарихлы уку йортларыннан берсе – Казан суворов училищесы бинасын модернизацияләү, төзекләндерү һәм техник җиһазландыру, шулай ук хәрби-патриотик тематиканы һәм хәрби чакырылыш проблемаларын яктыртуда үзен күрсәтергә өлгергән “Звезда” гомумроссия телеканалы белән алга таба хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.
Очрашуда РФ Оборона министрлыгы һәм Татарстан Республикасының уртак финанславы нигезендә, якын киләчәктә Казан суворов училищесында укучылар составы 1200 кешегә кадәр артачагы хакында килешү төзелде. Моңа ятим малайлар хисабына ирешеләчәк, аларны аталарча кайгыртуны дәүләт үз өстенә алачак. Равил Моратов сүзләренә караганда, әлеге чара гомер-гомергә актуаль булган, ә Россиядә игълан ителгән Гаилә елы исә стимул булып хезмәт иткән.
“Звезда” телеканалына килгәндә, телеканал вәкилләрендә “Армиядә хезмәт итүче һәр егеткә – кәрәзле телефон” дигән акция аеруча зур кызыксыну уятты. Шунысын да искәртик, узган елның көзендә Татарстаннан хәрби хезмәткә алынучы һәр егеткә диярлек (ә андыйларның саны 4 меңгә җитте) армиягә китәр алдыннан фотокамералы кәрәзле телефон тапшырылды. Бер уңайдан аларга аена берничә мәртәбә өйләренә бушлай шалтырату мөмкинлеге бирелде. Барлык чыгымнарны да республика Хөкүмәте үз өстенә алды. Хакимият башындагылар яңа гына хәрби хезмәткә алынган егетләр турында аталарча кайгырту кирәклеге хакында купшы сүзләр урынына, конкрет һәм файдалы гамәлләр кылу күпмә мөһимрәк дигән фикер килеп бик дөрес эшләде. Егетәрнең кулларында кәрәзле телефоннары булгач, аларга әти-әниләре һәм сөйгән кызларыннан аерылу һәм хезмәт итү авырлыкларын кичерүе җиңелрәк булачак. “Бабайлар” рәнҗетә башласа да туган якка җибәрелгән хәвефле сигнал тизрәк тиешле чара күрергә ярдәм итәчәк (һәр егетнең кәрәзле телефонына Солдат аналары комитеты һәм хокук яклау оешмасының телефон номерлары кертелгән).
Татарстанда башланган акциягә хәзер ТР Хөкүмәте һәм МТС кәрәзле элемтә операторыннан тыш, тагын РФ Оборона министрлыгы һәм “Звезда” телеканалы да кушылды.
Очрашуда хәрби хезмәткә чакыруга бәйле проблемаларга аерым игътибар бирелде. Мәгълүм булганча, 2008 елдан башлап Россия армиясендә хезмәт итү вакыты бары тик бер ел тәшкил итә. Шунлыктан киләчәктә Ватанны саклаячак яшүсмерләрне тәрбияләү һәм хәрби хезмәткә әзерләүнең роле тагын да арта. Моңа бәйле рәвештә очрашуда катнашучылар егетләрне Кораллы Көчләрдә хезмәт итүгә әзерләүдә югары уку йортларының мөһим роленә аеруча нык басым ясады.
Татарстанның бу эштә тупланган тәҗрибәсен уңай бәяләп, әңгәмәдәшләр алга таба да югары уку йортлары студентлары, шулай ук вузларны, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларга игътибарны киметмәскә дигән уртак фикергә килде.
Шунысын да искәртик, нәкъ менә Россия Оборона министрлыгы ризалыгы белән Татарстанда башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларга, алар эш урынында “ныгып урнашсын” өчен армиягә баруны кичектереп тору вакытын бер хәтта ике елга озайту күздә тотыла. Шуның белән бергә республикада хәрби хезмәткә чакыру планына зыян килмәячәк.