ТР Президенты законга кул куйды

Закон тексты рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). ТР Президенты Минтимер Шәймиев “Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү, Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелешенә һәм “Буа муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”гы Татарстан Республикасы законын имзалады.
Закон федераль канун таләпләре нигезендә Буа муниципаль районы составына керүче һәр поселениенең территорияләре чикләренең картографик тавирламасын билгели, шулай ук басу ашалык кишәрлекләрне үзара алмашу юлы белән Буа һәм Тәтеш муниципаль районнарының ызандаш чикләренә үзгәреш кертә. Моннан тыш, Түбән Наратбаш авыл җирлеге составыннан Буа шәһәре составына аның состав өлеше сыйфатында кергән Васильевка бистәсе чыгарыла.
Закон тексты рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.