М.Шәймиевне бүләкләү - физкультура һәм спортны үстерүгә зур өлеше өчен рәхмәт билгесе

Олег Морозов ТР Президентын Олимпия ордены белән бүләкләнүе ућаеннан котлады.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов ТР Президентының Олимпия ордены белән бүләкләнүе ућаеннан котлады.
“Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!
Чын йөрәктән Сезне Олимпия ордены белән бүләкләнүегез белән котлыйм. Халыкара олимпия комитеты тарафыннан бирелә торган дәрәҗәле һәм мактаулы бүләк – Сезнең Россия Федерациясендә физкультура һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүнең дәлиле.
Бу өлкәдә Сезнең эшчәнлегегез зур ихтирамга лаек. Сез Татарстан Республикасында спорт инфраструктурасы заманча таләпләргә туры килсен, физкультура һәм спорт массакүләм булсын өчен күп эшләр башкардыгыз һәм башкарасыз.
Татарстан башкаласы Казанның 2013 елда Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары үткәрүгә хокук алуы да очраклы түгел. Нәкъ менә Татарстан спортчыларының футбол, хоккей, волейбол кебек массакүләм, халыкның яраткан спорт төрләрендә беренче рольләргә чыгуы да очраклы түгел.
Сезнең тырышлыгыгыз, республиканың бөтен җитәкчелеге эшчәнлегенең төп нәтиҗәсе – Татарстанда формалашкан сәламәт яшәү образы модасы.
Сезгә бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар телим!”, - диелә котлауда.