Ф.Мөхәммәтшин: “ТРда социаль ипотека программасы гамәлдә булсын өчен бар көчне куячакбыз"

“Без үзебезнең социаль ипотека программасы белән горурланабыз”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе
(Чистай, 25 декабрь, “Татар-информ”, Елена Чембаева). Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чистайда берничә социаль объект: социаль ипотека программасы буенча төзелгән 18 фатирлы торак йорт, “Ак Барс Банк” ачык акционерлык җәмгыятенең Чистайдагы филиалының яңа салынган төп бинасын, су үткүргеч, өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен яңа интернат-йортны ачу тантаналарында катнашты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе яшь гаиләләр һәм социаль ипотека программасында катнашучыларга социаль ипотека программасы буенча төзелгән 18 фатирлы торак йорттан фатир ачкычлары тапшырды. Нариманов урамында төзелгән йорт 980 квадрат метр мәйданны били.
Социаль ипотека программасы нигезендә Чистайда барлыгы 83 гаилә үзләренең торак шартларын яхшырткан. Бүген көндә 336 гаилә үзләренең яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗ, быел 42 гаилә фатир алган. Шулай ук 514 яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга моҗтаҗ.
“Без үзебезнең социаль ипотека программасы белән горурланабыз, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Ул уникаль программа, чөнки Россия Федерациясенең башка субъектларында мондый шартлардагы социаль ипотека юк. Шунысы куанычлы, бу программа уңышлы төстә гамәлгә ашырылып килә. Киләсе ел ничек кенә авыр булмасын, без социаль ипотека программасы гамәлдә булсын өчен бөтен көчне куячакбыз”.
“Бу программаның киләсе елда ким дигәндә 700 мең квадрат метр күләмендә гамәлгә ашырылачагы – төзүчегә яңа елга иң яхшы бүләк”, - дип ассызыклады ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин.
Шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе “Ак Барс Банк” ААҖнең Чистайдагы бинасының яңа төзелгән төп бинасын ачуда да катнашты. Хәзерге вакытта “Ак Барс” банкы челтәрендә 47 филиал (шуларның 27се – Россия Федерациясендә, 20се Татарстан Республикасында) исәпләнә. “Бу кризис шартларында иң яхшы бүләк дип саныйм: ул 70 эш урыны белән тәэмин итәчәк һәм кредитлар алу мөмкинлеген арттырачак, - диде Ф.Мөхәммәтшин. – Зур әһәмияткә ия барлык социаль программаларны аның аша үткәргәнгә, без “Ак Барс” банкын Хөкүмәт банкы дип атыйбыз. Димәк, аның өметле икәненә ышаныч сизелерлек югары булырга тиеш”.
Чистайның көньяк-көнчыгыш районында магистраль су үткәргечне файдалануга тапшыру нәтиҗәсендә, “Чистай-водоканал” предприятиесе тарафыннан 4 җир асты су алу җайланмасы һәм 9 артезиан скважинасы сүтелде һәм аларны эксплуатацияләү туктатылды. Шәмсетдинов урамындагы 6нчы су үткәргеч насос станциясе дә сүтелде. Су үткәргеч төзү нәтиҗәсендә “Чистай-водоканал” предприятиесенең югарыда саналган объектларны файдалануга тотылган чыгымнары бер елда 1522 мең сумга кимеде. Су үткәргечнең беренче чиратын эксплуатациягә тапшыргач, элегрәк су алу җайланмасы колонкалары һәм шәхси артезиан скважиналарыннан файдаланган 337 шәхси торак йортта яшәүчеләр су белән тәэмин итү системасына тоташты. Объект 2001 елда төзелә башлый, аны төзү эшләре 7 елга сузыла.
Кичә файдалануга тапшырылган тагын бер “сакаллы төзелеш” – өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен 145 урынга исәпләнгән “Юлдаш” интернат-йорты. Аны төзү эшләре 1992 елда ук башлана. Әлеге заманча тернәкләндерү үзәгенә республикада тиңнәр юк. Биредә уникаль җиһазлар куелган, православие һәм ислам динен тотучыларга гыйбадәт кылу бүлмәләре, психологик бушану кабинеты, сенсор бүлмәсе бар.
ТР Дәүләт Советы депутатлары исеменнән Ф.Мөхәммәтшин интернатка китаплар һәм картиналар бүләк итәргә вәгъдә бирде.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук шәһәр һәм район активы белән очрашу үткәрде. Очрашуда РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.