Миңнеханов Татарстанда алкоголь сату-алуны контрольдә тоту советы утырышы уздырды

2020 елның тугыз аенда республикада законсыз әйләнештән 19 120 литр алкогольле һәм спиртлы продукция алынган.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен контрольдә тоту буенча совет утырышы уздырды. Чара Татарстанның Хөкүмәт Йортында булды. Бу турында республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

2020 елның тугыз аенда Татарстанда законсыз әйләнештән 19 120 литр алкоголь алынган. Хокук бозу очракларының күбесе Казанда, Чаллыда һәм Түбән Кама районында булган.

«Дәүләт алкоголь инспекциясенең административ материаллары буенча салынган штрафларның гомуми суммасы — 41 млн 450 мең», — дип хәбәр итте Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.

Шушы айларда инспекция хезмәткәрләре үзләре яки ведомствоара мобиль төркем составында алкоголь базарындагы 7 меңгә якын объектны тикшергән. Алар арасындагы 2 404 объектта алкоголь продукциясе әйләнеше буенча 2 933 хокук бозу ачыкланган.

Хәзерге вакытта алкоголь базарындагы хокук бозулар турында «Халык контроле» мәгълүмати системасына килгән гаризаларны карыйлар. Узган айларда анда 42 муниципаль берәмлектән 1 480 мөрәҗәгать килгән. Расланган 377 гариза өчен битараф булмаган гражданнар 450 мең сум алган. Шулай итеп, мөрәҗәгатьләрнең нәтиҗәлелеге 25 процентны тәшкил иткән.