Миңнеханов һәм Тимофеев Татарстанда проблемалы йортлар төзелеше турында сөйләште

Чарада Татарстан Президенты Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнар хокукларын яклау фонды генераль директорын «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләде.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Төзелештә өлеш кертеп катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды» генераль директоры Константин Тимофеев белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте Йортында узган чарада «Татарстан территориясендә өлеш кертеп төзүдә проблемалы объектлар төзелешен тәмамлау» турында фикер алыштылар, диелә хәбәрдә.

Фикер алышуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.

Моннан тыш, чарада Миңнеханов Тимофеевны «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләде.

Элегрәк «Татар-информ» Өлеш кертеп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды башлыгының Казанда Татарстанның иң көтелгән төзелеш объектларының берсе — «МЧС» торак комплексында булуы турында хәбәр иткән иде.