Татарстан Президенты «Волга-Днепр» компанияләр төркеме йөк самолетларын карады

«Волга-Днепр» Казан аэропортын Россия территориясендә транзит һәм коммерцияле рейслар башкару өчен куллана.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» халыкара аэропорты территориясендә «Волга-Днепр» компанияләр төркеме йөк самолетларын карады.

Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Боинг — 737, Боинг — 747 һәм Ан-124 «Руслан» кебек техник һава суднолары белән танышты, шулай ук аларны бушатуны күзәтте. 

Татарстан «Волга-Днепр» компанияләр төркеме белән «МАКС-2021» авиасалоны кырларында имзаланган килешү кысаларында хезмәттәшлек итә. «Волга-Днепр» Казан аэропортын Россия территориясендә транзит һәм коммерцияле рейслар башкару аэропортларының берсе сыйфатында куллана.