Рөстәм Миңнеханов: Маркетплейсларда Татарстан сатучылары саны биш тапкыр артты

Алар 2020 елның декабрь ахырына 3 меңнән 2021 елның сентябрь ахырына 16 меңгә кадәр арткан.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Светлана Лаврентьева). Ел башыннан маркетплейсларда Татарстан сатучылары саны берничә тапкыр артты. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда уза торган электрон коммерция һәм интеграцияләнгән хезмәтләр буенча бөтенроссия конференциясенең пленар утырышында хәбәр итте.

«Агымдагы елда Татарстан ил буенча уртача күрсәткечне узып баручы электрон сәүдә базары үсеше темпларын күрсәтә. Агымдагы елның 9 аенда маркетплейсларда Татарстан сатучылары саны биш тапкыр артты», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Республиканың бизнес-омбудсмены матбугат хезмәтендә журналистларга хәбәр итүләренчә, маркетплейсларда Татарстан сатучылары саны 2020 елның декабрь ахырына 3 меңнән 2021 елның сентябрь ахырына 16 меңгә кадәр арткан.

Бүген Казанда ачылган электрон коммерция һәм интеграцияләнгән хезмәтләр буенча бөтенроссия конференциясенә Россия, Швейцария, Дания, АКШ, Төркия, Кытай, Казахстан электрон сәүдә, транспорт һәм логистика хезмәтләре базары, шулай ук Россиянең 8 төбәгеннән тышкы сәүдә эшчәнлеге белән шөгыльләнүче предприятиеләрнең 220дән артык вәкилен җыйды. Алар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия һәм Краснодар да бар.