news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин транспортта ковидка каршы чаралар үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә кушты

Төбәк башлыгы һәм Роспотребнадзор җитәкчесе йөкләмә үтәлеше турында Президентка 30 ноябрьгә кадәр хәбәр итәргә тиеш.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин барлык транспорт төрләрендә санитар-эпидемиологик чараларның үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. Бу ил Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдән соң дәүләт башлыгы йөкләмәләре исемлегендә бирелгән, ул Кремль сайтында урнаштырылган.

Россия төбәкләре җитәкчеләре, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) белән берлектә, «барлык төр транспорт: авиация, тимер юл, су, автомобиль, җәмәгать транспортында даими дезинфекцияне кертеп, такси һәм кешеләр күпләп була торган урыннарда санитар-эпидемиологик чараларны көчәйтү»не тәэмин итәргә тиеш.

Төбәк башлыгы һәм Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова йөкләмә үтәлеше турында Президентка 30 ноябрьгә кадәр хәбәр итәргә тиеш. Аннары аларга ай саен эшләр торышы турында хисап тотарга туры киләчәк.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә, коронавирус таралу дәвам итү сәбәпле, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге көннәр бөтен Россия буенча эшләми торган ял көннәре дип игълан ителгән иде. Аерым төбәкләрдә чикләүләр иртәрәк кертелде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100