Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин прививка ясатмаган кешеләр өчен үз-үзләрен изоляцияләү кертергә тәкъдим итте
Татарстанда 11 октябрьдән башлап үз-үзеңне изоляцияләү режимы коронавирстан прививка ясатмаган 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга кагыла.
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Covid-19 коронавирусыннан вакцинацияләнмәгән өлкән яшьтәге россиялеләрне үз-үзләрен изоляцияләүгә җибәрергә тәкъдим итте. Бу ил Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдән соң билгеләнгән дәүләт башлыгы йөкләмәләре исемлегендә күрсәтелә, исемлек Кремль сайтында урнаштырылган.
Ил төбәкләре җитәкчеләренә дәүләт башлыгы «коронавирус инфекциясенә (Covid-19) вакцинация узмаган 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен үз-үзләрен изоляцияләү кертергә» киңәш итте.
Россиянең кайбер төбәкләрендә, Мәскәүне дә кертеп, тиешле чаралар кертелгән инде. Татарстанда 11 октябрьдән башлап үз-үзеңне изоляцияләү режимы коронавирстан прививка ясатмаган 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга кагыла.
РФ Президенты Владимир Путин карары буенча, коронавирус вазгыяте начарлану сәбәпле, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге көннәр бөтен Россия буенча эшләми торган ял көннәре дип игълан ителде. Россия лидеры ватандашларны Covid-19дан прививка ясатырга өндәде, ул пандемияне җиңү өчен вакцинация кирәклеген искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз