Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин өлкән яшьтәге хезмәткәрләрне читтән торып эшләүгә күчерүне тәэмин итәргә кушты
Мондый чара коронавирустан вакцина ясатуны тәэмин итү һәм алга таба иммунитетны ныгыту кирәклеге белән аңлатыла.
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин 60 яшьтән өлкәнрәк яисә хроник авырулары булган хезмәткәрләрне читтән торып эшләүгә күчерүне тәэмин итәргә кушты. Бу дәүләт башлыгының Кремль сайтында бастырылган йөкләмәләре исемлегендә күрсәтелгән.
«Россия Федерациясе субъектларының югары вазифадагы җитәкчеләренә: <…> оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән берлектә <…> 60 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган затларны дүрт атна дәвамында дистанцион режимга күчерүне тәэмин итүне тәкъдим итәргә», — диелә документта.
Мондый чара коронавирустан вакцина ясатуны тәэмин итү (медицина каршылыклары булмаган очракта) һәм алга таба иммунитетны формалаштыру зарурлыгы белән аңлатыла.
Төбәк җитәкчеләренә тәкъдимнәрнең үтәлеше турында 15 ноябрьгә кадәр хисап тотарга кирәк. Аннары алар вазгыять турында ай саен хисап тотарга тиеш булачак.
Элегрәк «Татар-информ» РФ Президенты Владимир Путинның прививка ясатмаган өлкән яшьтәге гражданнар өчен үз-үзләрен изоляцияләүне кертергә тәкъдим иткәнлеген хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз