Татарстан Германия һәм Төркия белән товар әйләнешен 60 процентка арттырган

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Германия һәм Төркия Татарстанның алдынгы чит ил партнерлары.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сименс» һәм «ЭНКА Иншаат ве санайи А.Ш» компанияләре җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Президент сүзләренчә, бу илләр белән товар әйләнеше күләме беренче ярты еллыкта 60 процентка артты.  Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

ТР Хөкүмәте Йортында очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Германия һәм Төркия Татарстанның алдынгы чит ил партнерлары. Татарстан «Сименс», «Линде», «Кастамону», «Хаят Кимья», «Шишеджам» компанияләре белән тыгыз элемтәдә. Алар белән мөнәсәбәтләр дәвамлыгы белән үрнәк булып тора.

«Сименс» продукциясе Татарстан икътисадының һәр тармагында бар диярлек. диде Рөстәм Миңнеханов. Шул исәптән сәламәтлек саклау һәм транспорт өлкәләрендә дә.

Очрашуда шулай ук уртак проектлар мөмкинлекләре турында сүз барды.