Казанга Казахстанның беренче вице-премьеры Әскәр Мамин килде

“Казан” Халыкара аэропортында мәртәбәле кунакны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Казахстан Премьер-министрының беренче урынбасары Әскәр Мамин эш сәфәре белән бүген Казанга килде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты һәм Казахстан беренче вице-премьерының ике яклы очрашуы була.Иртәгә, 26 октябрьдә, Әскәр Мамин Казан ратушасында узачак Россия һәм Казахстан Республикасы арасында хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия утырышында катнаша, диелгән  әлеге хәбәрдә.Хөкүмәтара комиссия утырышы кысаларында Казахстан һәм Россия арасында ягулык-энергетика комплексы, сәнәгать, электроэнергетика, транспорт һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек буенча фикер алышу планлаштырыла.Kazinform һәм “Татар-информ” агентлыклары арасында хезмәттәшлек буенча меморандум имзалануы көтелә.Россия Хөкүмәте Рәисе беренче урынбасары - финанс министры Антон Силуанов Россия ягыннан комиссия рәисе булачак.