Дмитрий Медведев социаль хезмәт күрсәтү турындагы закон проектын әзерләүне тизләтергә чакырды

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының өлкән гражданнарга карата социаль сәясәт һәм аларның яшәү сыйфатын күтәрү мәсьәләләренә багышланган Президиум утырышында катнашты

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының өлкән гражданнарга карата социаль сәясәт һәм аларның яшәү сыйфатын күтәрү мәсьәләләренә багышланган Президиум утырышында катнашты. Утырыш  РФ Президенты Дмитрий Медведев рәислегендә узды, дип хәбәр итә ТР ПРезидентының матбугат хезмәте.
Утырышта катнашучылар алдында ясаган чыгышында Дмитрий Медведев белдерүенчә, өлкән яшьтәге гражданнарны кайгырту илдә дәүләт приоритеты итеп куелган. Бүген Россиядә өлкән яшьтәге гражданнар саны 30 миллионнан артык, алдагы дистә елда бу сан тагын артачак. Медицина ярдәме, дару препаратларына тотрыклы бәяләр – өлкәннәрнең яшәү сыйфатын, иң элек, әнә шулар билгели. Дмитрий Медведев фикеренчә, бүген сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне, даруларга тотрыклы бәяләрне саклау мөһим.
Ил башлыгы өлкән гражданнар яшәгән социаль учреждениеләрнең торышына аерым игътибар юнәлтеп, анда кичекмәстән тәртип салу бурычын куйды. Аның фикеренчә, традицион интернат-йортлар белән бергә, геронтология үзәкләре, ветераннар өчен пансионатлар, аз санлы кеше сыйдырышлы йортлар да үсәргә тиеш. Моннан тыш, Президент белдерүенчә, социаль хезмәткәр һөнәренең абруен күтәрү зарур.
РФ Төбәкләр үсеше министры Владимир Басаргин Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын гамәлгә ашыру хакында хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, ил буенча яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган ветераннар исемлегендә 146 мең кеше исәпләнә. Министр белдерүенчә, быел беренче тапкыр торак төзелеше өлкәсендә төбәк торак программаларын раслауга күчелгән. Татарстан мондый программаны беренче булып яклаган төбәкләрнең берсе. Виктор Басаргин фикеренчә, төбәк торак программаларын раслау аларны тагын да адреслы итәчәк.
РФ Икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина үз чыгышында өлкән яшьтәгеләрнең мәшгульлеген тәэмин итүне күтәреп чыкты. Аның сүзләренә караганда, бүген 12 млн. өлкән яшьтәге россияле эшләргә, актив тормыш рәвеше алып барырга әзер булуын белдерә. Шушы шартларда дәүләтнең бурычы - кешеләргә хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтен күтәрүгә, яңа шартларга җайлашырга булышу. Эльвира Нәбиуллина өлкәннәрне укыту, яңадан әзерләү һ.б. юнәлешләрне күздә тоткан төбәк программаларына теләктәшлек белдерегә чакырды.
РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Жуков, үз чиратында, өлкәннәрне укыту буенча махсус адреслы программаларны оештыру тәкъдимен хуплап чыкты. Аның искәртүенчә, өлкән гражданнар гомумпрактика табибларының активлашып, өйгә килеп медицина хезмәтләре күрсәтүен бәяли. Моннан тыш, аның фикеренчә, өлкәннәргә даруларны 3 ай кулланырлык күләмдә алу тәҗрибәсен кертү отышлы булачак. Бу чиратларны сизелерлек кыскартырга ярдәм итәргә тиеш.