news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч Үзәк район хастаханәсенең баш табибы итеп Марат Вәлиев билгеләнде

Ул 2012 елда КДМУ «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлый.

Питрәч Үзәк район хастаханәсенең баш табибы итеп Марат Вәлиев билгеләнде
https://minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Питрәч үзәк район хастаханәсе» ДАССУ баш табибы вазифасына Марат Вәлиев билгеләнде.

23 сентябрьдә аны учреждение коллективына тәкъдим иттеләр. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Вәлиев Марат Хаҗиб улы 1989 елда туган. 2012 елда КДМУ «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлый. 2013 елдан 2015 елга кадәр Казан шәһәренең 20нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә участок терапевты, аннары 2015 елдан башлап — КФУ МСЧның беренче кардиология бүлегенең кардиолог табибы булып эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100