news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов ковид турында: Иң мөһиме, белем бирү оешмалары дистанционкага күчмәсен

Татарстан Президенты укуның гадәти формасын бернинди онлайн-системалар да алыштыра алмавын, дистанцион укыганда белем бирүнең сыйфатына зыян килүен искәртте.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белем бирү оешмалары, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләренә, дистанцион укуга күчмәс өчен, ковидка каршы чараларны катгый сакларга боерды. Ул бу хакта шимбә киңәшмәсендә әйтте.

«Иң мөһиме, безнең барлык белем бирү оешмалары — югары уку йортлары, техникумнар, мәктәпләр, балалар бакчалары — эшләвен дәвам итсен. Барлык урында да кергәндә контроль оештырылырга тиеш. Әгәр дә кешенең температурасы булса, нинди дә булса шик тудырса — без аларны кире борабыз. Бездә көненә 400-450 кеше мәктәп фильтры аша узмый. Барлык җаваплы структуралар моны җентекле күзәтеп торырга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул укуның гадәти формасын бернинди онлайн-системалар да алыштыра алмавын әйтте. Дистанцион укыганда белем бирүнең сыйфатына зыян килә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100