Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Сергей Аноприенкога «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды
Татарстан Президенты Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе белән урман ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану, урманнарны яңадан торгызу мәсьәләләре буенча фикер алышты.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары — Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Сергей Аноприенко белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Сергей Аноприенкога Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге — «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
«Урман ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану, урманнарны яңадан торгызу, урманчылыкларның матди-техник базасын ныгыту, урман тармагы өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре турында фикер алышынды», — диелә хәбәрдә.
2021 елда Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы белән идарә итү буенча беренче дәүләт органы оешуга 100 ел һәм Лубян урман-техник колледжы оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр.
Бүген Сергей Аноприенко Балык Бистәсе районы территориясендә узачак «Урман утырту көне» табигатьне саклау акциясендә катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз