news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Аноприенко урманнар утыртуда катнашты

Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында урманнар утыртуда катнашканнарның барысын да Урман хезмәткәрләре көне белән котлады.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары - Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко Балык Бистәсендә «Урманнар утырту көне» табигатьне саклау көнендә катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Аноприенко «Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы» ДБУнең in vitro үсемлекләренең микроклональ вегетатив үрчү лабораториясе эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук урман янгыннарыннан саклану һәм урман культуралары техникасын карадылар.

Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында урманнар утыртуда катнашканнарның барысын да һөнәри бәйрәмнәре – Урман хезмәткәрләре көне белән котлады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100