Р.Миңнеханов: «Массакүләм мәгълүмат чаралары хакимиятнең беренче ярдәмчеләре»

Ауропа тапшырулар берлегенең XIV Финанс ассамблеясе ачылышында катнашкан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кунакларга Татарстан, аның икътисади мөмкинлекләре, медиабазары, мең еллык Казан шәһәре хакында тулы мәгълүмат җиткерде
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Ауропа тапшырулар берлегенең XIV Финанс ассамблеясе ачылышында катнашкан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кунакларга Татарстан, аның икътисади мөмкинлекләре, медиабазары, мең еллык Казан шәһәре хакында тулы мәгълүмат җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда Татарстан җирлегендә мәртәбәле халыкара масштабтагы шактый чаралар оештырыла. Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы идарәчеләре советынең еллык җыелышы, ЮНЕСКО ның Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының IX Конгрессы әнә шундыйлардан. 2013 елда Казан Бөтендөнья студентлар спорты бәйрәмен кабул итәргә җыена. Форсаттан файдаланып. Премьер Финанс ассамблеясе делегатларын Универсиадага чакырды.
Чыгыш барышында делегатлар Татарстанның 3 млн. нан артык халкы булган, 115 милләт вәкиле яшәгән, географик яктан уңайлы урында урнашкан, икътисади яктан тотрыклы үскән төбәк булуы хакында мәгълүмат алды. Хөкүмәт башлыгы республика игътисадының нигезен тәшкил иткән нефть табу тармагына аерым тукталды, узган ел Татарстан җирендә 3 млрд. тонна нефть табылу зурлап билгеләп үтелүен җиткерде. «Нефть табу республика икътисадының локомотивы булды һәм алга таба да ул шулай булып калачак», – дип белдерде премьер. Моңа углеводород запаслары мөмкинлек бирә. Разведкалау нәтиҗәләре Татарстанда тагын 1 млрд. тоннадан артык углеводород запасы булуын күрсәтә. Республика икътисадындагы икенче үсеш ноктасы – нефть химиясе. Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Россиядә иң зур нефть эшкәртү комплексы төзелүе хакында да сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бү комплекс сафка басу республикада нефть химиясе продукциясен эшкәртү күләмен 2 тапкырга арттыру мөмкинлеген бирә. Ауропа тапшырулар берлегенең Финанс ассамблеясе эшендә катнашучылар Татарстанда әйдәп баручы тармакларының тагын берсе машина төзелеше хакында да җентекле мәгълүмат алды. Хөкүмәт башлыгы аңлатып үткәнчә, алда инновацияле икътисад төзү бурычы тора. Бу, бердән, дөнья базарында конкурентлык тудыручы продукция җитештерү өчен кирәк булса, икенчедән, кече һәм урта бизнес үсешенә юл ача. Премьер технологик алгарыш мисалы булган «Алабуга» махсус икътисади зонасы, аның перспективаларына да тукталды. Бүген анда автомобильләр җитештерелсә, аңа автокомпонентлар, полимерлар җитештерү мәйданы буларак та зур өметләр баглануын ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов чыгышы кунакларда Татарстанның медиабазары турында күзаллау тудырырга да ярдәм итте. «Бүген республикада 825 басма матбугат, 50 телекомпания, 65 радиостанция эшли. Массакүләм мәгълүмат чаралары хакимият органнарының беренче ярдәмчеләре», – дип белдерде ул.