Татарстан делегациясе «Хоргос» һәм «Хоргос-Көнчыгыш капкасы» объектларында булды

Рөстәм Миңнехановка «Хоргос» проекты тәкъдим ителгән.

(Казан, 25 август, "Татар-информ"). Бүген Казахстанның Алматы өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Алматы өлкәсенең Панфилов районында «Хоргос» халыкара чиктәш хезмәттәшлек үзәгендә булды. Делегацияне Алматы өлкәсе Хакиме Амандык Баталов һәм «Хоргос»  АҖ президенты Каһарман Җазин озата йөрде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Делегация «Самырук» үзәк мәйданында булды, анда сәүдә үзәге продукциясе белән танышты. Рөстәм Миңнехановка «Хоргос» проектын тәкъдим иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Хоргос-Көнчыгыш капкасы» ИИЗ объектлары белән дә танышты.

«Хоргос»ка визит йомгаклары буенча Рөстәм Миңнеханов «Хоргос-Көнчыгыш капкасы» ирекле икътисади зонасы белән хезмәттәшлек турында һәм Татарстан продукциясен «Хоргос»ка җибәреп тору турында тәкъдимнәр эшләргә кушты.