Байлар Сабасында Рөстәм Миңнеханов "Сабантуй" стендка ату комплексы мөмкинлекләрен сынады

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы берничә мәртәбә мишень-тәлинкәләргә спорт мылтыгыннан атып карады

 (Казан, 25 август, «Татар-информ). Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Байлар Сабасында "Сабантуй" стендка ату һәм спортинг комплексында булды.

Искәртик: "Сабантуй" ату мәйданы былтыр ачылды. Комплекста ату өчен ике мәйданчык һәм спортинг өчен 8 мәйданчык бар. Комплекс заманча җиһазландырылган, куркынычсызлык таләпләре үтәлгән - биредә республика дәрәҗәсендә ярышлар уздырып була.  Рөстәм Миңнеханов үзе дә берничә мәртәбә мишень-тәлинкәләргә спорт мылтыгыннан атып карады.

Шуннан ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы ябык манежлы һәм 20 атлык абзары булган атлы спорт комплексын, спорт җиһазлары прокаты булган мәдәни-спорт аренасын карады. Шулай ук ул Сабаның яшь спортчылары белән очрашты.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов "Лукоз Саба" ҖЧҖнең кәҗә сөте җитештерү комплексы эшчәнлеге белән танышты. Предприятие 2013 елдан эшли башлаган. Бүген анда 2,8 мең кәҗә бар. Көн саен 2,3 мең тонна сөт җитештерелә. Каты һәм йомшак сырлар, туңдырма, кефир, йогурт һәм башка продукция сатуга җибәрелә.

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы көтү белән идарә итү системасы булган хайваннарны тиешле нормалар буенча саварга мөмкинлек бирә торган (2-3 минуттан артып китмәскә тиеш)  сөт саву җайланмасын һәм абзарларны карады. 

Комплекс ишек алдында Рөстәм Миңнеханов аграрийлар белән очрашты һәм алар белән кырларда уңыш җыю барышы турында сөйләште, бүгенге көндә эшләр тәмамланып килә.

Аннары ТР лидеры "Саба урман хуҗалыгы" ҖЧҖ агач эшкәртү комплексында булды. Рөстәм Миңнеханов җитештерү цехларын карады.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте белдерә.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.