420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов Россиянең атказанган спорт мастеры Илгизәр Мәрдиев гаиләсенә кайгы уртаклашу белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
"Илгизәр Азат улы Мәрдиевнең фаҗигале һәлак булуына бәйле рәвештә, тирән кайгыгызны уртакалашам. Абруйлы гаилә башлыгы, сәләтле, кыю, тормыш яратучан, бөтен гомерен автоспортка, "КАМАЗ"га һәм Татарстан Республикасына багышлаган кешенең арабыздан китүе бик аяныч.
Хәсрәтегезне аңлыйм һәм сезнең, якыннарыгызның кайгысын уртаклашам. Бу авыр көннәрдә Сезгә түземлек һәм сабырлык телим", - диелгән ТР Президенты кайгынамәсендә.