news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин диңгезчеләрне Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котлады

Бу бәйрәм Ватанны саклаучыларның барлык буыннарының бердәмлеген күрсәтә.

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Путин диңгезчеләрне Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котлады, ул бу бәйрәмнең бар халык өчен кадерле булуын искәртте, дип хәбәр итә РИА Новости. 

«Матрос һәм старшиналар, мичманнар, офицерлар, генераллар һәм адмираллар, кадерле ветераннар, Россиянең хөрмәтле гражданнары, сезне Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котлыйм. Бу бәйрәм Ватанны саклаучыларның барлык буыннарының бердәмлеген күрсәтә.

Ул бөтен Россия, безнең халык өчен кадерле, чөнки хәрби диңгезчеләрнең кыюлыгы, аларның сугышчан батырлыгы, беренче юл яручыларның тәвәккәллеге безнең Ватаныбызны ныгытты, аның данын һәм бөеклеген күрсәтте», - диде Путин РФ Хәрби-Диңгез флоты көненә багышланган тантаналы парадта.

Ул илдә хәрби-диңгез флотын яраталар һәм хөрмәт итәләр, аның атаклы, героик тарихы, атаклы флотчылар һәм талантлы кораб төзүчеләре, төрле чорларда Ватан хакына батырларча көрәшкән һәм җиңү яулаган, легендар географик ачышлар ясаган, кешелек дөньясына зур дөньяның уникаль төрлелеге һәм матурлыгы турында кыйммәтле белемнәр бүләк иткән кешеләр белән хаклы рәвештә горурланалар, дип өстәде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100