news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин К5 яңа буын «КАМАЗ» спорт йөк автомобиле презентациясендә катнашты

Презентациядән соң автомобиль «Ефәк юлы-2021» ралли-рейды стартына Омскига юл тотачак, аны «Дакар» раллиеның гамәлдәге чемпионы Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге экипаж алып бара.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга К5 яңа буын «КАМАЗ» спорт йөк машинасын тәкъдим иттеләр. Чарада «Ростех» генераль директоры, КАМАЗ директорлар советы рәисе Сергей Чемезов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, автогигант генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәте порталында.

«Компания һәм „КАМАЗ-мастер“ командасының үсеш һәм хәрәкәт нәтиҗәләренең берсен бүген без монда күрәбез — бу К5 яңа буын „КАМАЗ“ спорт йөк машинасы», — диде презентациядә Когогин.

Яңа кыяфәтле спорт йөк машинасының дебюты Татарстан компаниясенең дөнья аренасында брендын тануга ышанычлы адым булырга һәм яңа модельләр чит ил сатып алучыларын якынайтырга тиеш.

Презентациядән соң автомобиль «Ефәк юлы-2021» ралли-рейды стартына Омскка юл тотачак. Машинаны «Дакар» раллиеның гамәлдәге чемпионы Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге экипаж алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100