Р.Миңнеханов Самарада Идел буе федераль округы Советы утырышында булды

Фикер алышуның төп темасы терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш өлкәсендә илкүләм куркынычсызлыкны тәэмин итүгә нисбәтле иде

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бъген Самарага эш сәфәре кысаларында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле карамагындагы Совет утырышында катнашты. Фикер алышуның төп темасы хәзерге заман шартларында терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш өлкәсендә илкүләм куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Шулай ук утырыш барышында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Илкүләм терроризмга каршы көрәш комитеты аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Евгений Ильин, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФның Идел буе федераль округындагы субъектлары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Утырышны ачкан Михаил Бабич билгеләп үткәнчә, бүгенге көн тәртибе принципиаль мөһим. "Кешене юк итү чаралары һәм технологияләре арту, массакүләм мәгълүмат чараларының җәмәгатьчелек аңына тәэсир итүе көчәю терроризмның ешаюына китерде. Терактлар корбаннары, кагыйдә буларак, очраклы, ә менә акцияләрне алдан планлаштыручылар корбаннар саны максималь дәрәҗәдә күп булуга омтылалар", - дип билгеләп үтте. Ул белдергәнчә, бүгенге чынбарлык шартларында терроризмга каршы көрәштә көчләрне мөмкин кадәр берләштерергә кирәк, бу – дәүләт хакимияте органнары да, шулай ук граждан җәмгыяте институтлары да.

Бу эшчәнлектә төп буын – РФ Президенты тарафыннан 2013 елның 26 апрелендә расланган 2013-2018 елларга Россия Федерациясендә терроризм идеологиясенә каршы көрәшнең комплекслы планы. Михаил Бабич хәбәр иткәнчә, соңгы 2 елда округта терактлар кылынмаган. Комплекслы планны гамәлгә ашыру кысаларында, Илкүләм терроризмга каршы көрәш комитеты, Куркынычсызлык федераль хезмәте, Генераль прокуратура, ЭЭМ һәм Россия Оборона министрлыгы белән бергәләп, терроризм күренешләрен профилактикалауның нәтиҗәле системасы корылган.

Бу шартларда гамәлдәге барлык хакимият вертикален әлеге эшчәнлеккә җәлеп итәргә кирәк дип саный Михаил Бабич. Шуңа күрә нәкъ менә муниципаль дәрәҗәдә терроризмга каршы комиссияләр оештыру зарур. Комиссияләрнең төп бурычы итеп Михаил Бабич экстремизмны һәм терроризмны профилактикалауны, шул исәптән мәгълүмат киңлекләрендә дә, шулай ук инфраструктура объектларының һәм кешеләр күп була торган урыннарның сакланышын тәэмин итүне атады.

Илкүләм терроризмга каршы көрәш комитеты аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Евгений Ильин искәрткәнчә,16 июньдә Мәскәүдә узган Илкүләм терроризмга каршы көрәш комитеты һәм Федераль оператив штаб утырышы Идел буе федераль округында терроризмга каршы көрәш тәҗрибәсен уңай дип билгеләп үтте.

Утырышта шулай ук экстремизмга каршы көрәш мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Экстремизмга каршы тору, сепаратизмны, милләтара дошманлыкны профилактикалау Идел буе федераль округында милли иминлекне тәэмин итү буенча төп бурычларның берсе, дип белдерелде.