М.Шәймиев: “Болгар һәм Свияжскины торгызу - күңел түреннән чыккан эш”

ТР Дәүләт киңәшчесе IV Региональ һәм милли мәгълүмат чаралары конгрессында катнашучыларга “Яңарыш” фондын тәкъдим итте
(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ачылган IV Региональ һәм милли мәгълүмат чаралары конгрессында катнашучы журналистларны Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында ТР Дәүләт киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев сәламләп, “Яңарыш” тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды хакында сөйләде, аның оешу тарихы белән таныштырды.

Татарстан шәһәр, районнарыннан һәм 40лап чит төбәктән килгән 600 чамасы матбугат вәкиленә мөрәҗәгатендә, архитектура һәйкәләре булган борынгы Болгар музей-тыюлыгы белән Свияжск утрау-шәһәрчеген без дә торгызмасак, кем моны эшләр, хәзер эшләмәсәк, кайчан башкарырбыз, ә, вакыт узган саен, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр ватыла-җимерелә бара, дип, проблеманың кичә үк актуаль булганын басым ясап әйтте. Аларны тарих тузаннарыннан арындырып, ислам һәм православие диннәре өчен изге булган урыннарны популярлаштыру һәм бөтен дөньяга даннарын тарату эшенең башында торган М.Шәймиев, без моны күңел түреннән һәм күңел өчен эшлибез, диде.

Болгар белән Свияжск – икесе дә Идел буенда, иң матур урында, җитмәсә, Зөя елгасы Ульяновск өлкәсеннән Идел агышына каршы юнәлештә килеп кушыла: чит илдә булса моны карарга ярты дөнья халкы килер иде. Идел ярында без, кулга бинокль тотып, янәшәдән генә узып киткән ак карабларга текәлеп утырабыз, ә шушы караблардагы туристларны үзебезгә җәлеп итү турында уйлап та бакмыйбыз. Искиткеч урыннарыбыз бар, кадерләрен һәм күрсәтә генә белмибез, дип, туристларны җәлеп итү проблемаларына тукталды һәм журналистларны да әлеге һәйкәлләрне торгызу эшенә кушылырга өндәде.

Журналистлар арасында “Күп төсмерле Россия”/”Многоликая Россия” Бөтенроссия ачык конкурсы уздырылачак икән, аның нәтиҗәләре 4 ноябрьдә – Халык бердәмлеге көнендә чыгарылуы да символик мәгънәгә ия, дип ассызыклады М.Шәймиев. Конгрессның алдагысында исә 5-6 меңлек зал журналистлар белән шыгрым тулырлык булса иде, дип теләде Дәүләт киңәшчесе.