^Сергей Кириенко: “Казанның меңьеллыгын бәйрәм иткәндә кунакларның һәм шәһәр халкының куркынычсызлыгы тәэмин ителәчәк дип ышанам”

^Сергей Кириенко: “Казанның меңьеллыгын бәйрәм иткәндә кунакларның һәм шәһәр халкының куркынычсызлыгы тәэмин ителәчәк дип ышанам”

(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Тимур Циунчук). Бүген Казанда Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең (ФКХ) Идел буе федераль округындагы органнары җитәкчеләре Советы утырышы узды. Аның эшендә РФ Президентының ИФОда тулы вәкаләтле вәкиле Сергей Кириенко катнашты. Утырыш барышында Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү куркынычсызлыгын тәэмин итү, объектларны террорчылыкка һәм диверсияләргә каршы саклау, дини экстремизмга һәм террорчылыкка каршы көрәш мәсьәләләре каралды.

Утырыш тәмамлануга журналистлар белән әңгәмә вакытында, Сергей Кириенко билгеләп үткәнчә, Казанның меңьеллыгын бәйрәм итү күләме һәм әһәмияте буенча - россиякүләм вакыйга, ул күпләгән чит ил кунакларын җыячак. «Куркынычсызлык мәсьәләләре күптән эшкәртелә, шуңа күрә округ советы утырышы да алдан – 3 ай кала үткәрелә, чөнки хәзер әле күп әйберне исәпкә алырга мөмкин. Татарстанда югары профессиональ хокук саклау органнары, ФКХнең көчле төбәк идарәсе бар. Гомумән алганда, Татарстанда террорчылыкка каршы куркынычсызлык дәрәҗәсе Россия һәм ИФО буенча уртача алганда күпкә югарырак», - дип ассызыклады Сергей Кириенко.

Президент вәкиле "эшнең күп булуы аерым таләпләр куя, шуңа күрә объектларның әзерлеге игътибар белән тикшерелде, әле төзәтәсе урыннар бар", - дип билгеләп үтте. Бигрәк тә куркыныч яный дип уйламаган урыннарга игътибар ителәчәк. "Барлык ведомстволарның уртак көчләре белән дәрәҗәле кунаклар һәм шәһәрләрнең куркынычсызлыгы тәэмин ителүгә шикләнмим", - диде С.Кириенко.

Бәйрәм тантаналарында куркынычсызлыкны Татарстанның тәртип сакчылары гына түгел, илнең башка төбәкләренең Федераль куркынычсызлык хезмәтенең берничә йөз хезмәткәре тәэмин итәчәк. Бу турыда Россиянең Идел буе федераль округындагы Куркынычсызлык хезмәте идарәләре органнарының җитәкчеләр советы рәисе - Россиянең Түбән Новгород буенча Куркынычсызлык хезмәте идарәләре башлыгы, генерал-лейтенант Владимир Булавин хәбәр итте. "Терактлар булмау, биредә тыныч икәнлекне аңлатмый", диде ул. "Бәйрәмне бозар өчен һәлакәтнең Татарстанда булуы мөһим түгел. Шуңа күрә билгеле бурычлар Идел буе федераль округындагы Куркынычсызлык хезмәте идарәләре алдына да куелган", дип билгеләп үтте Владимир Булавин.