news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 инфекциясе йоктыручылар саны 490 кешедән артып китте

Бер атна эчендә авырулар саны 331 кешегә арткан.

Татарстанда Covid-19 инфекциясе йоктыручылар саны 490 кешедән артып китте

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда яңа Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бүгенге көндә 491 кешегә җиткән. Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә шул турыда Роспотребнадзорның ТР идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марина Патяшина бер атна эчендә авырулар саны 331 кешегә артканлыгын әйтте. Уртача үсеш темпы көнгә 22 процент тәшкил иткән, соңгы тәүлек эчендә ул 15 процент булган. Яңа очраклар санының иң югары темпы 22 апрельдә теркәлгән — 27 процент.

«Киләсе атнада авыруның яңа очраклары күп булу ихтималы зур. Шуңа күрә кертелгән барлык чикләүләрнең дә катгый үтәлүе бик мөһим», — дип искәртте республика Роспотребнадзор җитәкчесе.

Докладчы сүзләренчә, Татарстан Россия субъектлары арасында 59нчы урында тора, авырулар саны 100 мең кешегә 10,6 очрак тәшкил итә. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстан 11нче урында тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100