Казанга Россия Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев килде

«Казан» халыкара аэропортында аны Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан башкаласына KazanSummit чарасында катнашу өчен РФ Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев килде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.Анатолий Серышев визитының төп максаты – «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисади саммиты чараларында катнашу.