Татарстан белән Ямал-Ненец автономияле округы хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә чыгарачак

Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан белән Ямал-Ненец автономияле округы арасында икътисади-сәүдә, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куелды

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан белән Ямал-Ненец автономияле округы арасында икътисади-сәүдә, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куелды. Ике төбәк арасындагы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәгә чыгарырга тиешле әлеге мөһим документны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ЯНАО губернаторы Дмитрий Кобылкин имзалады. Документка ТР Президентының Дмитрий Кобылкин җитәкчелегендәге Ямал-Ненец автономияле округы делегациясе белән очрашуы вакытында кул куелды. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Татарстан башлыгы әлеге хезмәттәшлек Килешүен декларатив характерда гына булмыйча, икътисад, мәдәни, мәгариф һ.б. өлкәләргә караган төрле проектлар белән баетылырга тиеш, дип ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов төбәкләр арасындагы мондый горизонталь элемтәләрне үстерү бик мөһим дип саный. Аның белдерүенчә, Ямал-Ненец округы мәйданы ягыннан зур булмаса да, газ ятмаларына бай булган бу төбәкнең ил күләмендә генә түгел, Ауропада да роле бик зур. Бу төбәк Татарстанны да зур күләмдә газ белән тәэмин итә.
Рөстәм Миңнеханов углеводород чималына бай булган Татарстан белән Ямал-Ненец автономияле округы икътисадларындагы уртак якларга игътибар юнәлтте. Татарстан Президенты ассызыклаганча, Себер җирендәге кырыс табигый шартларда эшләүче нефть һәм газ чыгаручыларга бездәгегә караганда күпкә авыррак. “Сездә йомшак кешеләр эшли алмый”, -дип искәртте ул соклануын яшермичә.
Бу сәфәр ике як өчен дә файдалы проектларга этәргеч бирер, дигән ышаныч белдерде Татарстан Президенты. Ул “Электрон Хөкүмәт”, “Электрон мәгариф” проектлары кысаларында Татарстанның хезмәттәшлеккә әзер булуын җиткерде.
2009 ел йомгаклары буенча, Татарстан белән ЯНАО арасындагы товар әйләнеше күләме 3 млрд. сум тәшкил иткән. Әлегә шуның 10 проценты гына Татарстан өлешенә туры килә. “Безнең хезмәттәшлек өчен ресурсларыбыз бик югары. Татарстандагы нефь эшкәртү һәм нефть химиясен үстерүдәге тәҗрибә сезнең өчен кызыклы булыр дип уйлыйм. Моннан тыш, кайбер башка проектлар буенча да файдалы хезмәттәшлек итә алабыз. Алга таба уртак предприятиеләр төзү мөмкинлеге дә каралырга мөмкин. Татарстан илдә пластмасса, полиэтилен, полистирол, полипропилен, поликарбонат җитештерү буенча танылу алган төбәк. Бу юнәлешләрдә дә ике арада контактлар табу, кызыклы уртак проектлар булдыру кирәк”, - ди республика башллыгы. Аның сүзләренә караганда, Татарстанны шулай ук машина төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек кызыксындыра. Әлеге төбәкне бездә җитештерелгән “КАМАЗ” йөк автомобильләре, очкычлар белән тәэмин итү мөмкинлеге дә бар. Шулай ук аның фикеренчә, кече һәм урта бизнесны формалаштыру буенча Татарстан тәҗрибәсе дә Ямал вәкилләренә кызыклы булырга тиеш. Рөстәм Миңнеханов киләсе сәфәр вакытында әлеге төбәк вәкиләрен автомобиль төзелеше һәм нефтехимия предприятиеләре урнашкан Кама аръягы зонасына чакырды.
ЯНАО белән Татарстанны рухи җепләр - биредә яшәүче милләттәшләребез дә бәйли. Татарлар белән башкортлар ЯНАО халкының 7 процент өлешен тәшкил итә. Аларның биредә берничә иҗтимагый оешмасы эшләп килә. Өстәвенә, губернаторның хәләл җефете дә татар икән. Бүгенге хакимияттә шулай ук Татарстаннан чыккан, республика белән элемтәләре нык булган шәхесләр дә эшли. “Бу безнең мөнәсәбәтләр нигезен тагын да ныгытачак”, -дигән ышаныч белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Губернатор Дмитрий Кобылкин белдерүенчә, Ямал җирләренә татарлар узган гасырның 70 нче елларында бу территорияләрне үзләштерергә килгәч, төпләнеп калган. “Биредә яшәүче татарлар өчен Ямал -Ненец автономияле округы ватаннарына әйләнде. Бу бик куанычлы”,- дип ассызыклады ул.
Аныңсүзләренә караганда, ике төбәкне меңнәрчә чакырымнар аерса да, ул дустанә мөнәсәбәтләрне һәм хезмәттәшлекне ныгыта гына. Дмитрий Кобылкин Татарстанга сәфәр барышында күп яңалыклар үзләштерүләрен искәртеп, уртак мәнфәгатьләр шактый булуын ассызыклады.
Губернатор Татарстан делегациясен үзләренә җавап сәфәре белән чакырды. Татарстан Президенты моңа җавап итеп: “Әлбәттә, яхшы дуслар, яхшы партнерлар булачакбыз”, - дип белдерде.
Очрашуда ассызыкланганча, Татарстан белән ЯНАО хезмәттәшлеге парламетлар арасындагы хезмәттәшлек килешүе белән дә ныгытылырга тиеш.