Дини һәм милли факторларны бергә бәйләп алып бару отышлы

“Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләре халыкара берлегенең татар халкының бөек улы, татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан оештырылган киңәйтелгән утырыш шундый һ.б. актуаль проблемалар кузгатылды

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгенең күргәзмәләр залында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләре халыкара берлегенең татар халкының бөек улы, татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан оештырылган киңәйтелгән утырышында катнашты.

Татар җыенына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни мохтарият советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре дә килгән иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чараны ачып, Россиянең 41 төбәгеннән 127 кеше, 11 чит илдән 14 милләттәш Казан җиренә килүе, анда 200ләп кеше чакырылганлыгы, бөтен дөнья киңлегендә Тукайга бәйле төрле чаралар уздырылуы хакында әйтте.

Утырышта Финляндиядә гомер итүче татарлар исеменнән сәламләү сүзе белән чыккан Хельсенки университеты профессоры, “Исламия” татар җәмгыяте җитәкчесе Окан Даһер милләттәшләрнең 1809 елдан бирле фин җирендәге тормышы тарихын, милли йөзен ислам дине, татар теле, Тукай әсәрләре һәм милли гореф-гадәтләр саклап калуы турында шәрехләде. “Бөтендөнья татар конгрессының соңгы елларда дингә йөз белән борылуы һәртөрле мактауга лаек, башкалар арасында эреп югалмас өчен бу бик мөһим”, - диде О.Даһер.

Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Лена Колесникова билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Башкортстаннан соң, татарлар саны буенча Чиләбе өлкәсе III урында тора: өлкәдә 220 меңнән артык татар яши. Анда татар теле курслары ачыла башлаган, дөрес, укытучыларга кытлык сизелә, укыту фильмнары 3D форматта әзерләү мөмкинлеге бар, эксперимент үткәрелде, ләкин БТК Башкарма комитетының ярдәме кирәк, диде ул. Моннан тыш, өлкәдә 10 мең тиражлы үз газеталары нәшер ителә, телевидение мөмкинлекләре татарлар файдасына да кулланыла. “Чиләбе өлкәсе татарлары энциклопедиясе” төзү буенча эш бара, 15 апрельда “Татар кызы” проектына старт бирелгән, ул октябрьда 8 мең кеше сыешлы зур залды Татарстан сәхнә осталары катнашында Гала-концерт белән төгәлләнәчәк. “Татар хатын-кызы образы аша рухи кыймәтләргә, татар милли гореф-гадәтләре, милли телнең матурлыгына игътибарны юнәлтү максат ителде. Проектка регион 1 млн. сум акча бүлеп бирде, шәһәр театры бинасын татарларга үзәк итеп тапшыру турында сүз бара”, - дип зур шатлыклары белән уртаклашты Л.Колесникова.

Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин дини һәм милли факторларны бергә бәйләп алып бару отышлы, дип саный. Чыгышында ул милләтне, Чувашстандагы кебек, мәхәлләләр тирәсенә берләштерү зарур, ләкин моның өчен дини һәм дөньяви белемле имамнар әзерләү бурычы тора, бездә дини интеллигенция юк дәрәҗәсендә, ди. Яшьләр арасында саф исламны эзләүчеләр, шул ук вакытта диннән йөз чөерүчеләр бар, шуңа күрә дә мәсьәлә бик актуаль санала. Авыл яшьләре дини мохиттәрәк үссә дә, алар диннән ераклашкан, аларны Россия җирлегендә эшләрлек итеп әзерләү кирәк, ди ректор. Институтта илнең 24 төбәгеннән килеп дини белем алалар, быел көзгә Төмәндә институтның филиалы ачылырга тора, дип игълан итте Р.Мөхәммәтшин.

Соңгы елларда Кытайдагы татарлар белән Татарстан арасында илче ролен үтәгән Кульҗаның Татар мәдәни җәмгыяте рәисе урынбасары Турсунтай Галиев Кытайдан татар балаларын Татарстанга китереп, иң алдынгы югары уку йортларында үз хисабына укыткан, 48 егет һәм кызга яшәү өчен шартлар тудырган өчен Кытайдагы татарлар исеменнән рәхмәт һәм сәлам сүзләрен ТР Президенты, ТР Хөкүмәте исеменә җиткерде. Казан белән Өремче шәһәрләре арасында һава юлы ачарга кирәк, бу студентларга да, ике илнең бизнесына да уңай булачак, дигән тәкъдим кертте Т.Галиев.

Мәскәүнең “Аргамак” татар яшьләре клубы координаторы Илвир Маһуров, аннан соң сүз алучы яшьләр дә бөтен дөнья татарларын берләштерү, бер-берсенең ничек өчен эшләвен белү өчен, IT-технологияләр файдаланып махсус ресурс, Интернет-телевидение, татарча социаль челтәр булдыру мәсьәләсен күтәрде.

Утырышта катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин, Казанга киләсез икән, татарча сөйләшергә кирәк, чыгышлар фәкать татарча булсын, башкалардан таләп иткәнче, эшне үзеңнән башлау шарт, дип җыелган татар оешмалары җитәкчеләренә ризасызлык белдерсә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, татарча белмәү гаеп түгел, җаның татар булу һәм татар файдасына эшләү мөһим, ә инде Ана телен үзләштерүдә без аларга ярдәм итү юлларын эзләргә тиеш, дигән фикердә булуын әйтте.