news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов хакимият органнарына Россия Президенты йөкләмәләрен үтәргә кушты

Путин 28 марттан 5 апрельгә көннәрне кадәр хезмәт хакы түләнә торган ял көне дип игълан итте.

Рөстәм Миңнеханов хакимият органнарына Россия Президенты йөкләмәләрен үтәргә кушты
tatarstan.ru

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан хакимияте органнарына Россия Президенты йөкләмәләрен үтәү буенча эшчәнлекне оештырырга йөкләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте ярдәмчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Республика Президенты Коронавируска каршы көрәш буенча республика оператив штабының утырышын үткәрде. Россия Президентының халыкка мөрәҗәгате кысаларында бирелгән йөкләмәләрен үтәү буенча Рөстәм Миңнеханов штабка тулы күләмдә эш оештырырга кушты», — диде Лилия Галимова.

Covid-2019 коронавирусы таралу куркынычы булу сәбәпле, бүген Россия Президенты Владимир Путин халыкка мөрәҗәгать итте. Тормышны тәэмин итүнең барлык структуралары, медицина оешмалары, даруханә, кибет, банк һәм финанс хисапларын башкара торган оешмалар, транспорт, шулай ук барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары эшләвен дәвам итәчәк.

Шулай ук Россия Президенты кулланучылар һәм ипотека кредитлары буенча каникулларны карарга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100