420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан үз эшләнмәләрен чыгару өчен полипропилен материал сатып алучы медицина битлекләрен җитештерүчеләр белән эшне җайга салырга кушты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«ТР Президенты Татарстаннан тукымалар сатып ала торган җитештерүчеләр белән республиканы әзер битлекләр белән тәэмин итүдә вариантлар эшләргә кушты», — диде Галимова.
ТР Президенты бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасында «Полиматиз» заводында булды. Анда медицина битлекләрен тегү өчен материал җитештерәләр. Рөстәм Миңнехановка завод продукция җитештерү күләмен 10 тапкыр — аена 600 тоннага кадәр арттырырга планлаштыруын әйттеләр.