Марат Галиев: Рөстәм Миңнеханов бөтен республиканың зур командасы эшен оештыра алды

Татарстан Президенты ун ел җитәкчелек итүдә үзен федераль үзәк белән нәтиҗәле эшләүче кризиска каршы талантлы менеджер итеп күрсәтте.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ун ел җитәкчелек чорында бөтен республиканың зур командасы эшен оештыра алды. Бу фикер белән «Татар-информ» агентлыгы белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев уртаклашты.

«Соңгы ун елда уңай нәтиҗәләр күренә. Беренче чиратта, нефть химиясе, эшкәртү, агробизнеста, — диде ул. — Ул бер үк вакытта үзен кризиска каршы менеджер булуын исбатлады. Федераль үзәк белән нәтиҗәле эшләргә сәләтле кеше итеп күрсәтте».

Депутат Рөстәм Миңнехановның халыкара хезмәттәшлек өлкәсендә дә уңышларын билгеләп үтте. Ул Татарстан Президентының Давоста Бөтендөнья икътисади форумны оештыручы һәм җитәкчесе Клаус Шваб белән дуслыгын мисал итеп китерде.

«Бу ун елда халыкара дәрәҗәгә чыгуга, дөньякүләм дәрәҗәдәге эре компанияләр белән элемтәләр булдырдык. Боларга ирешү өчен билгеле сыйфатлар кирәк», — диде парламентарий.

Рөстәм Миңнеханов нәкъ 10 ел элек — 2010 елның 25 мартында Татарстан Президенты вазифасына кереште. Аңа кадәр ул республика Премьер-министры булган иде.