Ярышларны үткәрү өчен тотылачак акчаны чыгым итеп түгел, ә киләчәккә инвестиция буларак бәяләргә кирәк – WorldSkills International президенты

Казан Ратушасында "WorldSkills Competition 2019" ярышларын үткәрү хокукына кандидат буларак Казан заявкасы презентацияләнде

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан Ратушасында "WorldSkills Competition 2019" ярышларын үткәрү хокукына кандидат буларак Казанны тәкъдим итү чарасы узды. Заявканы презентацияләүдә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, WorldSkills International (WSI) президенты Саймон Бартли, WorldSkills International ның техник мәсьәләләр буенча вице-президенты Стефан Прашл, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының эшче кадрлар әзерләү һәм өстәмә һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры, WorldSkills International ның Россиядәге рәсми делегаты Наталья Золотарева, WSI Россиядәге техник делегаты Павел Черных, Спорт проектлары Башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров һәм башка рәсми затлар катнашты.

Чарада катнашучылар алдында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

Азат Кадыйров "WorldSkills Competition 2019" ярышларын үткәрү хокукына заявка кампаниясенең югары җаваплылык йөкләвен ассызыклады.

РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов Хөкүмәт гарантияләре әзерләнгәнен шәрехләп узды. Аның сүзләренә караганда, дәүләт заявка кампаниясен финанслауга, шулай ук ярышларга әзерлек һәм аларны үткәрүгә үз өлешен кертәчәк. Министр урынбасары сүзләреннән аңлашылганча, заявканы әзерләүгә федераль бюджеттан җитәрлек акча бүлеп бирелгән инде.

Илсур Метшин республиканың соңгы елларда торак төзелеше һәм транспорт инфраструктурасы өлкәләрендәге казанышлары турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, Казан чемпионат уздыруга икътисади яктан тулысынча әзер. Шәһәр башлыгы Казанда 150 дән артык кунакханә һәм хостел эшләвен хәбәр итеп, катнашучылар өчен барлык уңайлы шартлар тудырылачагына ишарәләде. “Һөнәри осталык буенча әлеге ярышларга Хөкүмәт, бизнес-бергәлек һәм яшьләр тарафыннан да зур кызыксыну сизелә, - диде ул. – Мин "WorldSkills Competition 2019" ярышларының Казанда узачагына ышанам. Аларны иң югары дәрәҗәдә үткәрү өчен барысын да эшләячәкбез”, - дип белдерде ул.

Наталья Золотарева чемпионатның илдә урта һөнәри белем бирү системасы үсешенә уңай йогынты ясаячагына басым ясады. Павел Черных быел Россия җыелма командасының Сан-Паулода 30 һөнәр буенча чыгыш ясаячагы турында әйтеп узды.

Презентациядән соң Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм WorldSkills International (WSI) президенты Саймон Бартли журналистлар белән аралашты. Мәртәбәле кунак һөнәри осталык буенча WorldSkills Competition ярышларын уздыруны эшче һөнәрләрнең киләчәгенә инвестиция булуын ассызыклады. Саймон Бартли кичә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашудан алган хис-кичерешләрен җиткереп, Президентның үзе һәм ил Хөкүмәте тарафыннан һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын Казанда үткәрү инициативасын актив хуплавына соклануын белдерде. “Һөнәри осталык буенча ярышлар узуы ихтимал булган берничә объектны йөреп чыктык, "WorldSkills Arena" күргәзмәләр үзәге нигезенә таш салу тантанасында катнаштык”, - диде ул.

Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру күпмегә төшәчәк дигән сорауга килгәндә, Саймон Бартли әйтүенчә, бу катлаулы мәсьәлә, аның күләме катнашучылар санына, ярышларның ничә компетенция буенча уздырылуына карый. “Ярышларны үткәрү өчен тотылачак акчаны чыгым итеп түгел, ә киләчәккә инвестиция буларак бәяләргә кирәк”, - дип белдерде ул.

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанда эшче һөнәрләрне популяштыруга инде шактый вакыттан бирле зур игътибар бирелүен шәрехләп үтте. Ул республикада көллиятләр, югары уку йортлары һәм товар җитештерүчеләр арасында багланышлар җайга салынганын билгеләп узды. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Россиянең 2012 нче елда WorldSkills International хәрәкәтенә кушылуы эшче һөнәрләр үсеше өчен яңа мөмкинлекләр тудырды. Ул Казанның бу чемпионатны уздыруга әзер булуына басым ясады.

Казан белән беррәттән, 2019 нчы елда чемпионаты үткәрүгә шулай ук Франциянең Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәрләре дәгъва кыла. Рөстәм Миңнеханов аларның җитди көндәшләр булуын ассызыклап: “Безнең алда күләмле эш тора, без профильле министрлык һәм ведомстволардан коллегалар белән тыгыз эш алып барабыз, - диде. - Эшче һөнәрләр бик кирәк. Икътисад бит ул - белгечләр дигән сүз. Ә без икътисади яктан нык республика һәм ил булырга телибез”, - дип, республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы чемпионатны үткәрү хокукы Казанга биреләчәгенә өмет баглады.