Нәкъ 5 ел элек Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазыйфаларына кереште

Владимир Путин соңгы елларда республиканың Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә ирешкән нәтиҗәләрен, Россиядә иң яхшыларның берсе, дип белдерде

  (Казан, 25 март, «Татар-информ», Люция Камалова). Нәкъ 5 ел элек Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазыйфасына кереште.

Искәртеп узабыз: кичә Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин белән Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашуы узды. Дәүләт башлыгы Рөстәм Миңнехановның вәкаләтләре вакыты чыгуга бәйле рәвештә, аны, агымдагы елның сентябрендәге сайлауларга кадәр, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы итеп билгеләде.

Путин соңгы елларда республиканың Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә ирешкән нәтиҗәләрен, Россиядә иң яхшыларның берсе, дип белдерде.
“Республикада мәсьәләләр күп, кабатлыйм, бүгенгә кадәр алар уңышлы хәл ителде. Киләчәктә дә шундый ук эшкә өметләнәм”, - дип ассызыклады дәүләт башлыгы.

Белешмә өчен.

Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 1957 елның 1 мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган.

1978 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын (Казан шәһәре) «авыл хуҗалыгы механизациясе» белгечлеге буенча тәмамлый, «инженер-механик» квалификациясе ала.
1986 елда Читтән торып белем алу совет сәүдәсе институтын (Мәскәү шәһәре) тәмамлый, «товарны өйрәнү һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру» белгечлеге, «югары квалификацияле товар белгече» квалификациясе ала.
1978 елдан 1980 елга кадәр - Саба районы "Сельхозтехника" берләшмәсендә инженер-диагностик.
1980 елдан 1983 елга кадәр - Саба урман хуҗалыгында өлкән энергетик, баш энергетик.
1983 елдан 1985 елга кадәр - Саба район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары.
1985 елдан 1990 елга кадәр - Арча район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе.
1990 елдан 1992 елга кадәр - Арча район башкарма комитеты рәисе, 1992 елдан 1993 елга кадәр - Арча районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары.
1993 елдан 1996 елга кадәр - Биектау районы хакимияте башлыгы.
1996-1998 елларда - Татарстан Республикасы финанс министры.
1998 елдан 2010 елга кадәр - Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
2010 елның 25 мартыннан - Татарстан Республикасы Президенты.