ТР Премьер-министры Түбән Идел бассейны сулыгы идарәсе җитәкчесе белән очрашты

Очрашуда катнашучылар Татарстан территориясендә Түбән Идел бассейны сусаклагычында су күләмен көйләү мәсьәләләре буенча фикер алышты

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Түбән Идел бассейны сулыгы идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков һәм Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Олег Полумордвинов белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда республиканың экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров катнашты. Очрашуда катнашучылар Татарстан территориясендә Түбән Идел бассейны сусаклагычында су күләмен көйләү мәсьәләләре буенча фикер алышты.